Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(9-10):

БИШЕНЧЕ СҮЗ


 
     Намаз уку һәм зур гөнаһлардан тыелу, кешелекнең ни дәрәҗә хакыйки бер вазифасы һәм никадәр табигый, аңа лаеклы яратылу максаты һәм нәтиҗәсе булуын ачык итеп аңларга теләсәң, шушы мисал итеп китерелгән хикәягә кара, тыңла:
     Сугышка хәзерлек вакытында бер полкта, берсе белгеч - үз вазифасын үтәүче, икенчесе тәҗрибәсез - ялкау ике гаскәри була. Вазифачыл солдат үз эшенә һәм сугышка зур игътибар бирә, ашавы турында һич кайгырмый. Чөнки: аны коралландыру һәм җиһазландыру, авырганда дарулар белән тәэмин итү, хәтта кирәк чакта аны ашату кебек эшләр дә - дәүләтнең вазифасы булуын аңлаган. Ә аның вазифасы армия хезмәте һәм җиһад (сугыштыр). Фәкать кайвакыт аш әзерләү һәм башка кирәк-ярак эшләрдә дә катнаша: аш пешерә, савыт-сабаларны юа, өстәлгә тараткалый иде. Аңардан:
     - Ни эшлисең? - дип сорасалар,
     - Дәүләт эшен эшлим. –дия иде,- Үземә ризык әзерлим – дими иде.
     Ә теге бирән һәм тәҗрибәсез солдат исә, хәзерлек һәм сугыш эшләренә һич игътибар итми иде. "Ул дәүләтнең эше, миңа нәрсәгә?" дия иде. Һәрвакыт карыны турында гына уйлап, ашау эшләреннән ерак китә алмады, армияне ташлап, базарда сату-алу белән шөгыльләнде. Бер көнне иптәше аңа болай диде:

     - Туганым! Синең төп вазифаң җиһад һәм аңа хәзерлектер. Син монда шуның өчен җибәрелгәнсең. Падишаһка ышан, Ул сине ач калдырмас. Ул, Аның вазифасыдыр. Син һәм көчсез, һәм ярлысың, үзеңне һәр җирдә ризыкландыра алмассың. Шулар өстенә хәзер сугыш вакытыдыр. Югыйсә сина качкын дип, җәза бирерләр. Әйе, каршыбызда ике вазифа күренә. Берсе - падишаһның вазифасыдыр кайвакыт без Аның вазифасын үтибез, безне туендырудыр. Икенчесе, безнең вазифабыздыр, Падишаһ безгә, эшне җиңелләштереп ярдәм итә – хәзерлек һәм сугыштыр. Әгәр ул тыңлаусыз солдат, тырыш иптәшенең сүзләренә колак салмаса, аның никадәр куркыныч астында калганын аңларсың.

 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi